гаилэ гомер бишеге
Гаиләм — җылы учагым.
Мине саклаучы
Ачы җилдән, бураннардан
Мине яклаучы.
Гаилә турында сүземне Мәдинә апа Дәүләтова шигыре белән башлыйсым килә. Һәрвакытта, һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Гаилә — ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер — берсен яраткан, бер — берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Ни генә булмасын, кеше узенең гаилә кочагында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып җан җәрәхәтләрен дәвалый ала. Гаилә тормышы туктаусыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул.
Гаилә дигәч, әти-әнием һәм туганарым искә төшә. Әнием, әтием! Нинди җылы сүзләр. Картәнием “Әтиле — әниле алтын канатлы булып үс, улым!” — дип әйтергә ярата. Минем иң кадерле кешеләрем әнием белән әтием — алтын канатларым. Пар канатлы гаиләдә яшим мин. Әти белән әниемнең тату гомер итүләренә чиксез шатланам. Ни дисәң дә, гаиләнең ныклыгы әни һәм әтидән тора. Аларның һәрберсенең гаиләдә үз урыны бар. Әни безне дөньяга тудыра, ашата, киемнәребезне юа, иркәли, юата.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.