Галим, мөгаллим һәм остаз
Әдәбият галиме, педагог, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов 1939 елның 12 маенда Татарстанның хәзерге Зәй районы Апач авылында дөньяга килә.
Миңнегулов — татар, урыс, төрек, инглиз, төрекмән, казах, таҗик, япон һәм кайбер башка телләрдә дөнья күргән 1800 дән артык (якынча 1750 басма табак) хезмәт авторы
Ул күп санлы гыйльми дәрәҗәләргә, мактаулы исемнәргә ия. Кайберләрен санап китик. Ул — филология фәннәре докторы (1991), профессор (1992), Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1994, 2005), Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы (1996), фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (1995), “Халыкара ел кешесе” (Кембридж, 1998), Казан университетының “Атказанган профессоры” (2009), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1996), Кол Гали (1998), Гаяз Исхакый (2005), Җамал Вәлиди (2013), Сөббух Рәфыйков (2015), Һади Атласи (2017), Шиһабетдин Мәрҗани (2018) һәм башка премияләр лауреаты. Халыкара казакъ-төрек университетының (Төркестан) “Шәрәфле профессоры” (2004), Казан университетының фәнни конкурсларында җиңүче (1983, 2005), “Университетская книга — 2015” исемле Бөтенроссия конкурсының дипломанты һәм башкалар. Ул рәсми хакимиятнең, илдәге һәм чит мәмләкәтләрдәге төрле оешмаларның күпләгән Рәхмәт хатларына, Мактау грамоталарына ия. 1982 елда “Ударник строительства КамАЗа” исеменә лаек булды. 2014 елда халыкара TURKSOY оешмасының Мәхтүмколый медале белән бүләкләнде. Россия Фәннәр академиясенең гыйльми стипендиаты (1994-1996), “Алтын Урда әдәбияты һәм мәдәнияте” халыкара конкурсының җиңүчесе (1995), “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медаленә (2005), “Мәгарифтәге казанышлары өчен” (2005) күкрәк билгесенә ия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.