Прочие

« Муса Җәлил эзләреннән… »

Событие завершилось
12+

Күренекле язучы, әдәбият галиме Рафаэль Мостафинның тууына 90 ел тулуга багышланган «Тормыш сәхифәләре» («Страницы из жизни») китабы дөнья күрде. Аның авторы — Наил Исмәгыйлев.
«Әдипнең якын туганнарының берсе буларак, ул Рафаэль Мостафинның яшьлек елларын — аның Баулы, Ленинград, Яңа Мусинда (Оренбург өлкәсе) яшәгән чорын тәфсилләп яза, Казандагы тормыш хәлләрен искә ала, иҗатына үзенчә бәя бирә. Китап язучының нәселенә кагылышлы фоторәсемнәр белән тулыландырылган», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә китапка кереш сүзен язган Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин.
Аның әйтүенчә, автор бу китапны Рафаэль Мостафинның быел май аенда узачак 90 еллык юбилее уңае белән чыгарган. «Рафаэль Мостафин алтын кеше иде. Галим дә ул. Журналистларны да укытты», — диде ул.
Китап 160 биттән тора, киң катлам укучысы өчен язылган. «Китапта танылган татар язучысы, әдәбият белгече Рафаэль Мостафинның биографиясен кәгазьдә яктыртылды. Ул Татарстан, элеккеге Советлар Союзы, Россия укучыларына гына түгел, ерак чит ил кешеләре өчен дә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлында батыр эзтабар буларак танылган», — дип язган китапның авторы.
Рафаэль Әхмәт улы Мостафин (14 май 1931 ел, Баулы — 14 апрель 2011, Казан) — татар язучысы, әдәбият белгече, әдәби тәнкыйтьче, публицист, мөхәррир. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1985), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2006), Муса Җәлил исемендәге Татарстан АССР Комсомол премиясе лауреаты (1976). 

Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна