Прочие

« Милләтнең рух сагында »

Событие завершилось
16+

       Шагыйрь Габдерәхим Госман улы Утыз Имәни — элекке Казан губернасының Чистай өязе (хәзерге Чирмешән районы) Утыз Имән авылында мулла гаиләсендә 1754 елда туа. Оренбург Каргалысында, аннан Бохара, Сәмәрканд мәдрәсәләрендә укый. Харәзм, Әфганстаннарда сәяхәт итә. 1798 елны туган авылына кайтып, башта Тимәш, аннары Сарабиккол, Куакбаш авылы мәдрәсәләрендә укыта. Ахырда Тимәштә төпләнеп, гомеренең ахырына кадәр шунда яши, мөдәррислек эшен дәвам иттерә.  Утыз Имәни үзенең иҗат гомерендә йөздән артык әсәр язган. Шуларның шактый өлеше гарәп һәм фарсы телләрендә. Заманында алар кулъязма килеш таралалар. Аның әсәрләре арасында шигъриләреннән тыш тел, фәлсәфә, әхлак-хокук, сәүдә-экономика, медицина, астрономия мәсьәләләренә караган гыйльми хезмәтләр дә була. Әдипнең шигъри әсәрләреннән киң даирәгә иң мәгълүм булганы — «Мөһиммәтез-заман» («Заманның мөһим билгеләре») поэмасы. Ул аерым китап булып беренче мәртәбә 1889 елда басылып чыга (Казан, Вячеслав типографиясе, күләме 24 б.), икенче басмасы исә 1898 елны М.Чиркова типографиясендә нәшер ителә. Әсәр, тулысы белән әхлак мәсьәләләренә багышланып, кешеләрдә булган кимчелекләрне тәнкыйтьли, аларны белемле-мәгърифәтле булырга, үзара тату яшәргә, сабыр һәм инсафлы, әдәпле булырга, олыларга һәм кечеләргә, гарипләргә һәм мохтаҗларга мәрхәмәтле булырга чакыра. Үгет-нәсихәт рухында язылган бу әсәрнең аерым бүлекләре «Татар поэзиясе антологиясе»ндә дә урын ала.

Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна