«Начар гадәтләрдән ерак тор»
Эчкечелек, тәмәке тарту, наркоманиянең зыяны турында барыбыз да беләбез. Бу зарарлы гадәтләр кешеләргә һәм аларның гаиләләренә күп бәла китерергә мөмкин. Начар гадәтләр аркасында гомер озынлыгы да шактый кыскара. Бигрәк тә авызына тәмәке капкан яшүсмерләрне күргәч, яшь организмның күпме зарарлы матдәләргә дучар булганын уйлыйсың. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр, наркотиклар куллану үзеннән тыш, янәшәдәгеләрнең сәламәтлегенә дә зур зыян сала. Шушы начар гадәтләрне булдырмау, кисәтү максатыннан 13 апрель көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Начар гадәтләрдән ерак тор” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында яшьләр һәм яшүсмерләр белән югарыда искә алынган начар гадәтләрне булдырмау юнәлешендә сөйләшү уздырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.