«Хисам Камалов — фронтовик шагыйрь»
Язучы, фронтовик шагыйрь, Тукай бүләге иясе Хисам Камалов. 2 нче номерлы шәһәр китапханәсендә, Хисам Камаловның иҗатына багышлап «Хисам Камалов — фронтовик шагыйрь» дип исемләнгән күргәзмә эшли. Хисам ага әдәбиятка шигырьләр белән килеп керә. Ләкин ул, йөрәген кайнаткан кичерешләре шигырь калыбына гына сыймыйча, чәчмә әсәрләр язу га этәргән, дистәләгән хикәя, повесть һәм романнар иҗат иткән прозаик та. «Һәркемнең гомере бер генә» һәм «Безне өйдә көтәләр» романнары өчен Х.Камал 1986 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2001 елда исә, татар әдәбиятын үстерүдә ирешкән зур казанышларын искә алып, Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән шәрәфле исем бирелә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.