«Ураза тоту файдалымы»
Шуны истә тотарга кирәк: ураза ае-җан һәм тән тәрбияләү, шуңа күрә аны үз-үзеңне тота белү, тәрбияләү һәм игелеклелек белән тутырырга кирәк. Ураза — ул диета түгел, ә иң беренче чиратта Аллаһка гыйбадәт кылу һәм рух тәрбияләү. Рамазан ае шул кадәр гүзәл бер ай, аннан башка Коръәндә бер ай да үз исеме белән зикер ителмәгән. Ай буе гыйбадәт кылып, судан, ашаудан тыелып йөргән кеше ахырда зур савапларга ирешә, саваплар күплегеннән, булган гөнаһлар янып, юк ителеп кала. Ураза тотуның файдалары белән таныштыру максатыннан 9 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе авыл мәчетендә “Ураза тоту файдалымы”дип исемләнгән очрашу оештырачак. Очрашуда төрле категория китап укучылар катнашачаклар.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Тюлячинская межпоселенческая библиотека Тюлячинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.