китап — белем чишмэсе

Событие завершилось
6+

Безнең бүгенге бәйрәмебез дә китап турында. Ул “Китап — белем чишмәсе” дип атала.

Кем күп белергә теләсә -

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.

Яшь дусларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти-әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз — белем йортына — мәктәбебезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул — белем алу. Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче эш итеп кулга китап аласыз.

Китап — тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Тормыш синең алга берсеннән- берсе четереклерәк сораулар китереп куйганда да, олы юлга кузгалыр алдыннан кая таба барырга дип аптырап калганда да, кем беләндер сереңне уртаклашасы, киңәш-табыш итешәсе килгәндә дә иң беренче газиз анаңа, аннан китапка мөрәҗәгать итәсең.

Укытучы. — Укучылар, нәрсә соң ул китап? Китап дигән сүз нәрсәне аңлата?

Укучылар. Китап — нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән басма.

Укытучы. -Укучылар, китап безне ниләргә өйрәтә соң?

Укучылар.

— Китап әдәпле булырга өйрәтә.

  • Китап барча кешеләрне, өлкәннәрне һәм кечеләрне дә ихтирам итәргә кирәклекне төшендерә.

  • Китап Ватанны сакларга өйрәтә, ил тарихы белән таныштыра.

  • Китап гадел булырга өйрәтә. Ялганны, хыянәтне фаш итә.

  • Китап хезмәтне яратырга өйрәтә. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияли.

  • Китап сәламәт яшәү серләренә төшендерә.

Укытучы. Укучылар, сез китап укырга яратасызмы? Алайса, әйдәгез, тикшереп карыйк. Мин сезгә әзекләр укыйм, сез аларны кайсы әсәрдән икәнен әйтергә тиеш буласыз.

  1. И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы. (Г.Тукай “Туган тел”)


  1. Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм,

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм. (Г.Тукай “Су анасы”)


  1. Мин күмәч, күмәч!

Мин әбидән киттем.

Мин бабайдан киттем.

Мин куяннан да китәм. (“Күмәч”)


  1. Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. (“Сертотмас үрдәк”)

Укытучы. Бик яхшы, укучылар. Китаплар укыйсыз икән. Хәзер сезнең белән үзебез китаплар ясап карарбыз.

Беренче төркем — хайваннар турында әкият китабы, икенче төркем — табышмаклар китабы. Өстәлләрегездә барлык кирәк-яраклар да бар. Ахырдан үзегез ясаган китаплар белән таныштырырсыз.

Әйдәгез, хәзер үзегез язган әкият һәм табышмаклар белән таныштырып китегез эле.

Бик яхшы, барыгызнын да китаплары бик матур килеп чыккан.

Укытучы. Әйдәгез, слайдда китап турында күренекле галимнәрнең сүзләре һәм мәкальләр язылган. Аларны укып тәрҗемә итик .

  1. “КИТАП… Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, ул — адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗи-заларның могҗизасы”.

Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Рыбно-Слободского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна