«Яман шешкэ каршы корэш». Беседа, раздача буклетов.
2005 елдан башлап ел саен дөньяда Халыкара яман шешкә каршы берлек җитәкчелегендә Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне үткәрү максаты — онкология авырулары белән бәйле глобаль проблемаларга җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү, авыруны кисәтү, иртә ачыклау һәм дәвалау турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру.
Яман шеш — бөтен дөньяда еш очраган үлем сәбәпләренең берсе. Европа илләре төбәгендә (Русияне дә кертеп) онкологик авырулардан үлүчеләр саны кан әйләнеше системасы авыруларыннан соң икенче урында тора.
Яман шешләрнең барлыкка килүе — иң мөһим социаль һәм медицина проблемаларының берсе. Рак — организмның теләсә кайсы өлешен зарарлый ала торган 100дән артык авыруның гомум билгеләмәсе. Яман шеш бердәнбер күзәнәктән үсә. Нормаль күзәнәкләрнең шешкә әйләнүе күп этаплы процесс барышында килеп чыга. Бу үзгәрешләр кешенең генетик, тышкы мохитнең зарары һәм хәвеф-хәтәр факторлары арасында үзара бәйләнеш нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Яман шеш килеп чыгуның төп сәбәпләре:
физик факторлар — ультрашәмәхә, ионлы нурланыш кебек канцерогеннар;
химик канцерогеннар — асбест, тәмәке төтененең компонентлары, азык-төлекне пычратучы афлатоксиннар, эчә торган суны зарарлаучы мышьяк һәм башкалар;
биологик канцерогеннар — инфекцияләргә сәбәпче булган кайбер вируслар, бактерияләр, паразитлар һәм башкалар.
Яшь өлкәнәйгән саен, онкология белән авыру хәвефе арта.
Яман шеш куркынычының 30-35 проценты дөрес тукланмау белән бәйле, тагын шуның кадәр үк хәвефне тәмәке тарту өсти. Төрле йогышлы авырулар (шул исәптән В һәм С гепатитлары, кеше папилломасы вирусының төрләре) яман шеш хәвефенең якынча 17 процентын тәшкил итә, алкоголь — 4 процент, һәм бары тик 2 процент кына экология начарлыгына һәм нәселгә бәйле. Мәсәлән, эчәклек һәм сөт бизендә яман шеш барлыкка килүнең хәвефе түбән физик активлык шартларында өчтән бергә арта.
Онкологиядә вакытында диагноз куелу бик мөһим. Яман шеш иртә стадиядә ачыкланганда бүген заманча ысуллар белән дәваланып, куркыныч чирдән котылу мөмкин, дип ассызыклый онкологлар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.