«Каһарманлыкка дан җырлаучы». Язучы Самат Шакирга 100 ел.
Самат Шакир (Самат Фәтхерахман улы Шакиров) 1924 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасының Арча районы Күәм авылында туа. Җиде сыйныф белем алгач, өч ел Арча педагогика училищесында укый, аннары Носы авылы мәктәбендә — укытучы, Әтнә район газетасы редакциясендә — әдәби хезмәткәр һәм 1942–1943 елларда Яңавыл башлангыч мәктәбендә янәдән укытучы һәм мәктәп мөдире булып эшли.
Язучы Ватан сугышы вакыйгаларына кагылышлы документаль материалларны эзләп табу, аларны матбугатка әзерләп чыгару буенча да нәтиҗәле эшли. Ул татар шагыйре, Совет Армиясе полковнигы, фашист тоткынлыгында батырларча һәлак булган Хәйретдин Мөҗәйнең фронт көндәлекләрен һәм шигырьләрен эзләп табып, аерым китап итеп бастырып чыгара, язучының тормышы һәм иҗаты турында очерк яза. Шулай ук әдип «Сугыш язмалары» (1967), «Солдат хатлары» (1968), Ватан сугышы кырларында һәлак булган егерме тугыз татар язучысының сайланма әсәрләрен, биографик белешмәләрен үз эченә алган «Алар сафта» (1961, 1985) җыентыкларының авторы-төзүчесе була.
С.Шакирның кайбер шигырьләре рус, украин, белорус, үзбәк, төрекмән, якут, каракалпак, мари, бурят, чуаш, таҗик, башкорт, казакъ, әрмән, уйгур, әзәрбайҗан, грузин, кыргыз, латыш, коми, удмурт, мордва телләренә (барысы 22 телдә) тәрҗемә ителеп басылып чыгалар.
Җәмәгать һәм язучылык эшчәнлеге өчен С. Шакирга 1984 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.