«Сәламәтлегебез үз кулыбызда (хәрәкәтле уеннар)»
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан “Сәламәтлек — үзебезнең кулда!”
дигән темага сәламәтлек чарасы уздырылачак.
Китапханәче кызыклы викторина сораулары һәм сәламәтлек турында табышмаклар әйтеп балаларны ял иттерәчәк.
Чарада балалар кеше сәламәтлеге нидән гыйбарәт һәм сәламәт яшәү рәвешен
алып бару кирәклеген ачыклыйлар. Көн режимы, дөрес туклану, гигиена
мөһимлеге турында сөйләштеләр. Ни өчен чыныгырга кирәклеген һәм
тормышыбызда сәламәт йокы нинди роль уйнавын беләчәк. Аннан соң төрле
күнегүләр башкарыла, хәрәкәтле уеннар булачак. Шулай ук “Сәламәтлек дөньясына
китап аша” дип исемләнгән китап күргәзмәсе була һәм күзәтү ясала.
Мин үзем китапханәче
булып эшләүче хезмәткәр буларак, үзебезнең китапханәдә үткәрелгән
чаралардан, матур әдәбият, халык авыз иҗаты әсәрләрен кулланып эш алып
барган тәҗрибәдән чыгып. Сәләамәт яшәү рәвешен алып бару юлларын
тормышта шушы әсәрләр, әдәби геройлар, язучылар фикерләре аша да аңлатып
булуын чагылдырып үтәсем килә. Һәр өлкә сәламәтлекне ныгытуга үз өлешен
кертергә тиеш дип уйлыйм. Мәсәлән: халык авыз иҗаты әсәрләрендә
сәламәтлеккә сәламәт тормышка бик зур урын бирелә: “байлык — бер айлык,
саулык- гөмерлек”. “Байлыкның башы — тазалык.” “Башың сау булса, башка
бүрек табылыр” “Беренче байлык — тән саулык, икенче байлык — ак яулык”.
“Пакьлек сөйгән сау булыр.” “Саулыкның кадерен белмәсәң, авыруга
ачуланма”. “Саф һава — тәнгә дәва”. “Сәламәт кешегә көндә бәйрәм.”
“Сакланган — саулыкка туйган”. “Хәрәккәттә — бәрәкәт”. Һ.б.лар. Әлеге
мәкальләрдә халык сәламәтлекнең иң зур байлык булуын, аның кадерен
белергә кирәклеген азсызыклый.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.