«Тукай безнең күңелләрдә» Г.Тукайның туган көненә багышланган шигърият бәйрәме.
Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай — ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның — Гетесы. Ул үзенең барлыгы белән милләтебезнең байлыгын, тәрбиялелеген, укымышлылыгын, тырышлыгын дәлилли торган шәхес. Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды. Һәр буын ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый. Шул уңайдан Югары Лашчы мәдәният йортында китапханә белән берлектә шигърият бәйрәме булачак. Шулай ук китап күргәзмәсе дә оештырыла. Г.Тукай иҗатына гашыйк булган авылдашларыбызны бәйрәмгә чакырып калабыз.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный Дом культуры» Буинского МР и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.