Китап күргәзмәсенә күзәтү «Игътибар! Яңа китап!»
Балалар китапханәсе — 3нче филиалга яңа китаплар кайтты. Яңа китапларны укучылар һәрвакыт зур кызыксыну белән көтеп алалар.
Үсмерләр өчен Илдус Диндаровның «Ак төннәрнең кара көннәре», Алмаз Гыймадиевның «Киләчәктән килгән малай» повестьларын тәкъдим итәбез. «Бергәләп укыйбыз» сериясендә чыккан 3 — 5 яшьлек балаларга адресланган «Беренче адым», «Беренче көн», «Беренче рәхмәт» китаплары әти –әниләргә халкыбызның рухи хәзинәләрен нәниләр күңеленә сеңдерер өчен яхшы ярдәмлек.
«Татар мифлары — балаларга = Татарская мифология для детей» китабын кулына алган бала Өй ияләре, Бичуралар, Аҗдаха — Юхалар кайда яши шул сорауларга җавап табачак. Сәмига Сәүбанованың «Йөзә торган утрау» әкиятләр җыентыгының төп геройлары шук песи балалары, наян тычканнар, бакылдавык бакалар мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен. Шагыйрә, мөгаллимә Фәрзәнә Гобәйдуллинаның «Әнием кояш икән» китабында яшел аланнарда җил — малайлар йөгерешә, агачларга сибелгән йолдызлар җемелдәшә, шагыйрә күңелендә туган әлеге гаҗәеп дөньяга рәхим итегез!
Шушы һәм башка матур рәсемнәр белән бизәлеп эшләнгән бай эчтәлекле кызыклы китаплар үзенең укучыларын көтә.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Елабужского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.