«Сәламәтлек кагыйдәләре»
7 апрель — Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп
үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен
пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә. Сәламәтлек — ул кешегә
табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше
тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла. Сәламәтлек —
ул чыныгу, дөрес туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт һәм хәрәкәт!
Сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга? 2нче номерлы шәһәр китапханәсендә 5 апрель көнне «Сәламәтлек кагыйдәләре» дип аталган чара уза. Чара барышында сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше турында, сәламәт булу өчен ниләр эшләргә
кирәк булуы турында аралашырбыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.