«Сәламәт сулыш»
Без бүгенге көндә бик алга киткән, заманча, һәм шул ук вакытта сәламәтлеккә бик күп яктан зыян килә торган тормышта яшибез. Сәламәт булу өчен без сәламәтлеккә файдалы булган һәр тармакны дөрес кулланып, ялкаулыкка урын калдырмыйчы тормышта дөрес яшәү алып барырга, сәламәтлекне һәрдаим кайгыртып торырга һәм ныгыту өстендә эшләргә тиеш. Сәламәтлек — кешенең иң зур байлыгы. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек — кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннан, бию һәм физик күнегүләрдән кәнәгатьлек ала. Сәламәтлек көненә китапханәдә фельдшер Шәйхуллина Г.Х. белән очрашу уздырылачак. Ул йөрәк авырулары, төрле йөрәк-кан тамырлары авырулары статистикасы, инсульт һәм инфаркт симптомнары вакытында беренче ярдәм турында сөйләячәк. Күп сорауларга җавап бирелә. Китапханәче "Сәламат сулыш" китап күргәзмәсен әзерли һәм күзәтү үткәрә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.