«Гомер агышлары»
Халыклар дуслыгы йортында "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе язучысы Галимҗан Нәбиуллин иҗатына багышланган "Гомер агышлары" дип исемләнгән әдәби — музыкаль очрашу узды. Аның иҗаты күңелләребезгә дәва, җаннарыбызга шифа биреп, безне урап алган һәр күренештән матурлыкны күрергә өйрәтә. Әйе, иҗатында авыл әбиләренең гәп корып, серләшүләрен күзәтәбез, балык тотуның ләззәтен тоябыз, нуҗалы печән хикмәтләре белән танышабыз. Очрашу җитәкчеләре Рәсимә Нәбиуллинаның юбилярыбызга багышлап язылган шигырен һәм һәрбер "Кама таңнары" әдәби берләшмә язучысының Галимҗан Галимулла улы белән бәйле истәлекле, кызыклы вакыйгаларны сөйләп, Алсу Вәлиуллина, Мөнҗия Хәлимова башкаруындагы җырларны тыңлап узган гомер бәйрәме күңелләрне җылы, матур хатирәләр белән баетты. Татар иҗтимагый үзәгеннән килгән Раиф әфәнде язучының авылдашы булып, әдәби очрашуны кызыклы истәлекләр белән тагын да тулыландырды. Очрашу Галимҗан Нәбиуллин иҗатын төрле яктан ачты.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.