«Балалар китабы -сихри бер дөнья»
Март ахырында Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын уздыру матур гадәткә әйләнгән. Әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихына килсәк, беренче тапкыр бу бәйрәм язучы Лев Кассиль тәкъдиме белән 1943 елда Мәскәүдә уза. Балалар янына кунакка Самуил Маршак, Корней Чуковский, Агния Барто, Сергей Михалков һәм башка язучылар, шагыйрьләр килә. Кайберләре очрашуга фронттан кайта. Бүгенге көндә дә әлеге чара актуальлеген югалтмый, ул китап сөюче балаларның төп бәйрәме булып тора. Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Балалар күңелендә китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, балаларга китапның әһәмияте турында сөйләү, балаларның үз фикерләрен тыңлау, әкият китабы, шигырь китабы төшенчәләрен өйрәнү максатыннан Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә "Балалар китабы — сихри бер дөнья"дип исемләнгән күргәзмә оештырылачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.