«Науруз» байрам
Гадәт буенча, Нәүрүз көнне иртә таңнан яшьләр урамга чыкканнар. Егетләр арасында бәйрәмнең башлыгы Алпамша билгеләнгән. Алпамша булган кеше: «Әнә карга очып килә, Нәүрүзне бәйрәм итәргә куша!» — дип кычкырып җибәргән. Нәүрүзгә кадәр кешеләр бер-берсенә булган үпкәләрен гафу иткән, дуслашу билгесе итеп, бүләкләр бирешкәннәр. Нәүрүз бәйрәмен шулай ук «Карга туе» дип йөрткәннәр һәм бу көнне «карга боткасы» пешергәннәр. Элек кешеләр табигатьнең уянуын каргалар килү белән бәйләгән, җылы, матур көннәрне нәкъ менә шул кошлар алып килә дип уйлаганнар. Шуңа күрә карга изге кош булып саналган. Иген чәчәр алдыннан бабаларыбыз, бәйрәм ясап, күңелләрен күтәргән. Өлкәннәр болынга чыгып ботка пешерә, ә яшьләр, балалар шунда җырлыйлар, бииләр, такмак әйтәләр, төрле кызыклы уеннар уйныйлар. Соңыннан бергәләшеп ботка ашыйлар, бер-берләренә теләкләр телиләр: дөньялар имин булсын, сугышлар булмасын, яңгырлар яусын, игеннәр уңсын, балалар акыллы, тәүфыйклы, миһербанлы булсыннар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.