Фотокүргәзмә «Космос. Җир. Галәм» /Ю. А. Гагаринның тууына 90 ел тулуга
1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин авырлыгы 4725 килограмм булган “Восток” корабында Җир шарын 1 сәгать 48 минутта әйләнеп чыга. Кораб капсуласы Саратов өлкәсе Смеловка авылы янында җиргә төшә һәм шул көннән башлап Җир шарында яңа космик эра башлана, ә элекке Советлар Союзы — хәзерге Русиядә 12 апрель Космонавтика көне буларак билгеләнә башлый. Очыштан соң Юрий Алексеевич яраткан эше белән шөгыльләнүен дәвам итә һәм космонавтика өлкәсендә күп кенә тикшеренүләр үткәрә.
Герой Җиргә исән-сау әйләнеп кайткач, чын мәгънәсендә “Җирдәге йолдыз”га әйләнә: СССР Югары Советы Президиумы указы белән, аңа “Советлар Союзы Герое”, “СССРның очучы-космонавты” дигән мактаулы исемнәр бирелә, Ленин ордены белән бүләкләнә. Аны төрле шәһәрләргә, төрле илләрдән очрашуларга чакыралар, халык алдында чыгыш ясавын сорыйлар.
Сведения предоставлены организацией Апастовское МБУ «ЦКС» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.