«Табигать белэн дуслашыйк» экологик сэгать
Табигатьне саклыйк!
Яралы кошлар кебек
Сызлана үләннәр дә,
Табигать мәрхәмәтле,
Кадерен белгәннәргә.
Матурлыклар кипмәсен,
Урманда, болыннарда.
Барча тереклек калсын
Киләчәк буыннарга.
З. Минһаҗева.
Табигать-безнең туган йортыбыз. Балыклар сусыз, җәнлекләр урмансыз, урманнар агачларсыз була алмаган кебек, кешеләр дә табигатьсез яши алмый. Адәм баласы кая гына яшәмәсен, шәһәр, авыл, ул һәрвакыт үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр белән әйләндереп алынган. Шуңа күрә дә кеше табигатьнең аерылгысыз бер кисәге.
Табигатьне саклау турындагы экологик проблемалар элек-электән әдипләребез тарафыннан күп әсәрләрдә күтәрелгән. Әмма кеше барыбер үзенекен итә. Табигатьне пычрата, агулый һәм шулай итеп, аңлы рәвештә, юкка чыгара. Аннан башка яши алмаганын да белә ул. Чөнки адәм баласы табигатьтән башка бер көн дә яши алмый. Табигать-безнең яшәү чыганагыбыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.