«Урман үз кулларыбызда»
Җирдәге табигый байлыклар арасында иң кыйммәтлесе саналган яшел хәзинәбезгә дөнья күләмендә әһәмият бирү очраклы түгел. Урманнарга игътибарны көчәйтү әйләнә-тирә сафлыгы белән генә чикләнми. Кызганычка каршы, соңгы унъеллыкларда кешеләрнең “яшел калкан”ыбызга вәхшиләрчә мөнәсәбәте елдан-ел көчәюе сизелә. Ә табигый казалар алдында, гомумән, күп очракта әзерлексез икәнлегебезне күрсәтәбез. Белгечләр фикеренчә, янгын очракларының 80 проценты кеше факторы белән бәйле. Ә кешеләрнең аңлы рәвештә урманнарга рөхсәтсез кул сузуын нәрсә белән акларга? Урлашучыларның җиңел кәсеп белән баерга теләвенә нинди аклану булырга мөмкин? Республикада урманнарны тергезү, аларның мәйданнарын арттыру буенча зур эш алып барыла.Балалар белән менә шул турыда әңгәмә булачак. күңелләрендәген рәсемгә төшерәчәкләр
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.