«Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит». Әдәпле булу серләре.
Әдәплелек ул — үзеңне башкаларның эчләрен пошырмаслык,
ачуын китермәслек, шәхесен кимсетмәслек итеп тоту. Тумыштан ана сөте
белән канга сеңдерелгән, гаилә тәрбиясе белән үстерелгән әйбәт сыйфат.
Ни генә әйтсәң дә, бала холкына иң элек гаиләдә нигез салына. Бала күп
вакытын өйдә әти-әниләре янында үткәрә, аларның үзара мөнәсәбәтләрен
күреп үсә, гадәтләрен, сөйләгән сүзләренә хәтле күңеленә сеңдереп бара.
Алар кебек булырга, аларның гамәлләрен кабатларга ярата. Малайлар
әтиләре булып кыланса, кызлар күбрәк әни кеше булып уйныйлар. Гаилә
тормышы, көзгедәге кебек, аларның уеннарында чагыла.
"Тәмле сүз: әдәпле булу серләре" китабы — балаларга әдәп-әхлак
күнекмәләре бирү максатыннан төзелгән әлеге җыентыкта язучыларыбыз
әсәрләре, мәкаль-әйтемнәр, тылсымлы сүзләр һәм әдәплелек кагыйдәләре
туплап бирелә. Китап, өлкәннәр белән бергәләп укыр өчен, мәктәпкәчә
яшьтәге балаларга һәм башлангыч сыйныф укучыларына тәкъдим ителә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.