«Пушкин әкиятләре»
Әкиятләрне белмәгән һәм яратмаган кеше юктыр ул. Балалар да әкиятләрне рәхәтләнеп тыңлыйлар һәм укыйлар. Китапханәдә "Пушкин әкиятләре" буенча балалар өчен рәсем конкурсы үткәрелә. Балалар буяулар, карандашлар һәм фломастерлар ярдәмендә Пушкинның яраткан әкиятләренә иллюстрацияләр ясыйлар. Тема ирекле итеп сайлана: аерым сюжетлар да, Пушкин әкиятләре геройлары рәсемнәрен дә ясарга мөмкин. Балалар рәсемнәрне үзләренә ошаган төсләргә буйыйлар Ә китапханәче балаларга Александр Сергеевич Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында сөйли, аннары бөек шагыйрь әкиятләре буенча төзелгән мавыктыргыч уен уздырыла, викторина сорауларына җавап бирәләр. Аларның һәрберсе чиратлашып яраткан әкиятләренең сюжеты турында сөйләячәк, калганнары әкиятнең исемен чамаларга тиеш. Чөнки А.С. Пушкин әкиятләре безне гомер буе озата бара, һәр ситуациядә ярдәм итәләр, таяныч булып торалар һәм вакытны файдалы үткәрергә булышалар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.