«Терроризмга каршы бергәләп»
Терроризм-хәзерге дөньяда еш очрый торган күренеш. Аның төп максаты-җәмәгать иминлеген бозу. Яңалыкларда еш кына зур күләмле терактлар турында ишетергә мөмкин, алар артыннан күп санлы кеше корбаннары, зур җимереклекләр барлыкка килә. Терроризмның күпчелек очраклары халык өчен мөһим булган чаралар алдыннан һәм алар вакытында була: концертлар, митинглар, массакүләм бәйрәмнәр һ.б. Террорчылар-куркытуга һәм көч куллануга юнәлдерелгән билгеле бер гамәлләр башкаручы кеше. Мондый көч куллануның корбаны терактның максаты белән бәйле булмаган, ә ул вакытта дөрес булмаган урында булган аерым кеше яки кешеләр төркеме булырга мөмкин. Терроризм төшенчәсен аңлату максатыннан 27 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә “Терроризмга каршы бергәләп” дигән исем белән әңгәмә үтәчәк. Әңгәмә барышында балаларга экстремизм һәм терроризмның нәрсә икәнлеге, террорчылык оешмасына ничек эләкмәскә, теракт куркынычы булган очракта үзеңне ничек тотарга, террорчыларга нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләнеләчәк.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Тюлячинская межпоселенческая библиотека Тюлячинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.