«Таныш булыгыз-бездә яңа китаплар»
Китапханәгә яңа әдәбият кайту һәрвакыт мөһим вакыйга булып тора. Кызыклы авторлар, төрле жанрлар күп укучыларны сөендерә. Чубар-Абдул авыл китапханәсе укучыларын яңа китаплар белән сөендерергә ашыга. Сезгә 2024 елның февралендә китапханә фондын тулыландырган китап яңалыкларын «Таныш булыгыз-бездә яңа китаплар» китап күргәзмәсе аша тәкъдим итәбез.
Хәлимова М. З.-ның «Тылсымлы таяк», балалар өчен шигырьләр җыентыгы табигатькә, тирә-юньгә, дөньяга караш балалар күзәтүеннән чыгып, алар теленнән язылган.Балаларның гади вакыйгалардан да тылсым, могҗиза көтүе, самимилеге автор тарафыннан оста тасвирланган.
Зинаида Захарованың «Маҗаралы хәлләр» китабында бүгенге мәктәп тормышыннан алынган мавыктыргыч һәм гыйбрәтле хикәяләр дә, укучы күңелен дөнья –галәм киңлекләренә алып китә торган хыялый — фантастикязмалар урын алган.
Закирҗанов Ә.М.-ның «Театр–серле дөнья» китабында әңгәмәләр, очерклар, бәяләмәләр урын алган.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.