Тарихи романнар остасы
Язучы-прозаик Вахит Шәйхенур улы Имамовка унсигезенче мартта 70 яшь тула. Яучынын юбилее унаеннан Юлсубино авылы китапханэсе анын ижатына багышлап "Тарихи романнар остасы" исеме белэн китап кургэзмэсе оештырып, укучыларга тэкьдим итэ. Вахит Имамов Актаныш районы Иске Байсар авылында туа. 1971 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы төбәк газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1975-1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, редакциянең хатлар бүлеген җитәкли.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.