«Изге гореф — гадәтләр милли тәрбия чарасы». Кич утыру, авыл гореф гадәтләрен искә алу.
Һәр халыкның талантын, матурлыкка мөнәсәбәтен, яшәү рәвешен аңлаткан, ата-бабаларның төсе итеп буыннан-буынга күчеп, сакланып килгән ядкарьләре, аеруча яраткан, үз иткән бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолалары була.Бу йолалар-халыкны бердәм милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе булып тора.Авылыбызның өлкән буын катлавы өчен гореф-гадәтләребезнең, йолаларыбызның тирән мәгънәле булуы, милли тәрбия бирүе хас булса, ә бүгенге яшь буын өчен аларны саклап калу, үстерү, милләтебезнең культурасын өйрәнү һәм алдагы буыннар өчен мирас итү бурычы торадыр.Кеше кайда гына яшәсә дә туган нигезен, авылының, үз халкының милли бәйрәмнәрен сагынып кайтырлык булсын.Шуңа да йолаларыбызның үзенчәлекләрен өйрәнеп, аны тагын да камилләштереп яшәү шартын максат итеп яшәсәк, үзара аралашу, очрашу-күрешү, милли дуслык, гореф-гадәтләребез беркайчан да югалмас.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.