Әбиемнен сандыгында ниләр бар? , познавательная программа.

Событие завершилось

Максат:

1.Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф — гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау,  элекке чорның матурлыгын күрсәтү;

2. Балаларда татар халкының җырлы — биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;

3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:  Әбием сандыгы”китабы,  чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, шәл, читек.

Өстәлдә самовар, татар халык ашлары.

Эшчәнлек барышы

-Балалар, без кайсы республикада яшибез?

-Татарстанда.

-Татарстан Республикасының башкаласы ничек атала? (Казан)

-Балалар, Татарстан Республикасында нинди халыклар яши? (балаларның җавабы)

-Балалар, Татарстан Республикасында татарлар, руслардан тыш тагын чуваш, мари, башкорт, мордва һәм башка милләт вәкилләре яши.Һәр халыкның үз теле, үз киеме,

үз милли  гореф — гадәтләре, үзенә генә хас матур җырлары, биюләре бар. Безнең татар халкының милли киемнәре нинди икән, без хәзер шул турыда сөйләшербез. Барыгызның да татар киемнәрен күргәне бар. Бәйрәмнәрдә үзебез дә киябез. Элек әби- бабайларның киемнәре менә шушындый матур сандыкларда сакланган.

Әбиебез сандыгында

Сакланмый ниләр генә

Әйдәгез сорыйк үзеннән,

Ачып күрсәтсен безгә.

— Сандыкта ниләр барын беләсегез киләме, балалар? Әйдәгез әле бергәләп ачыйк сандыкны. Карагыз әле нинди матур сөлгеләр?

-Бүген матур итеп чигелгән затлы сөлгеләр әбиләрнең сандыгында гына саклана. Әбиләр аларны кадерләп саклый. Яшь кызлар үз куллары белән чигеп, сугып сөлгеләр әзерләгәннәр. Сөлгеләрнең матурлыгына карап яшь кызларның уңганлыгы, пөхтәлеге, булдыклылыгы бәяләнгән.

Сведения предоставлены организацией МБУК «Централизованная клубная система Менделеевского муниципального района Республики Татарстан» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна