А.Алиш. Сер тотмас урдэк. Инценировка сказки.

Событие завершилось

Автор: Бу дөньяда бер серле ил бар,

             Ул әкият дөньясы

             Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,

             Күкләр аяз

            Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,

            Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.

Борын  заманда  башы  бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, йә бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. Әллә ышанмыйсыз инде, ышанмасагыз, үзегез карап китегез.

Музыка. “Авыл иртәсе”

Ишегалдында кош-кортлар: әтәч, тавык, чеби, каз, күркә бии. Хуҗа чыгып җим сибә, саный.

Хуҗа (уртага чыгып, кош-кортларга карап). Мин урманга барып кайтам. Өйдә юклыгымны берәүгә дә әйтмәгез! (китә)

Сертотмас үрдәк (кош-кортлар янына килеп). Нигә белдермәскә кушты икән?

Тын гына музыка. Караңгы төшә. Ай калка. Кош-кортлар йоклыйлар. Таң ата.

Әтәч (кычкыра). Кик-ри-күк!

(кош-кортлар йокыларыннан уяналар, киерелеп гимнастика ясыйлар)

(Түгәрәктә уен уйнап алалар)

Тавык.  Нишләптер безнең хуҗабыз күренми әле.

Каз. Ка-ка-кайчан кайтыр икән ул?

Күркә. Бел-бел-белмим шул.

Чеби (елый). Чип-чип-чип, мин курка-а-ам!

Сертотмас үрдәк үтеп бара.

Әтәч. Үрдәк, тукта!

Тавык. Кара әле, тыңла әле! Сиңа әйтәбез.

Каз. Ка-ка-кайтмый да кайтмый Хуҗабыз. Аны эзләп кайтырга кирәк.

Күркә. Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!

Чеби. Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!

Сертотмас үрдәк. (күнеп). Ярар, сезнең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде. (китә)

Музыка.

Мин барам урманга

Табам хуҗамны анда.

Төлке, бүре, аюдан

Курыкмыйм мин һичкайчан

Хуҗабыз этен ияртеп,

Китте куе урманга,

Ләкин мин аны табам

Өемә алып кайтам.

Сертотмас үрдәк елга буйлап йөзә.Менә ул куе урманга барып җитә. Күбәләк куып йөри. Каршысына Керпе килеп чыга.

Керпе. Кая барасың болай?

Сертотмас үрдәк. Урманда Нәүрүзне эзләүче Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр.

Керпе. Синең өең еракмы соң? Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы?

Сертотмас үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара!

Керпе. Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр. (китә).

Үрдәк аның киңәшенә колак салмый, ашыгы-ашыга урман эченә атлый. Бара-бара озын колаклы куян очрый.

 

Куян. Әй, бүрекле Үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең?

Сертотмас үрдәк. Урманда Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк.

Куян. Синең өең еракмы соң?

Сертотмас үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара!

Куян (эченнән генә). Алай булгач, Хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән!.. (Үрдәккә карап). Хуҗаңны күргәнем юк. (югала)

Сертотмас үрдәк бара-бара бер аланлыкка барып җитә.Анда бер зур соры аю йоклап ята.

Сертотмас үрдәк. Әй, тор әле, йокы бәлеше! Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Аю. (ачуы килеп уяна). Күрмәдем.

(Үрдәкнең кайгысын уртаклашкандай булып кыланып). Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез табарсың! (Үрдәк китә).

Аю (эченнән генә) Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән! (китә).

Сертотмас үрдәк каршына Бүре килеп чыга.

 

Бүре. Ашыйсы килә. Куян исе чыккан. Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең?

Сертотмас үрдәк. Урманда  Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк.

Бүре . Синең өең еракмы соң?

Сертотмас үрдәк. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара!

 

Бүре (тешләрен шыгырдатып, үз-үзенә). Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән! (Үрдәккә карап).Андый кешене күргәнем юк. (китә)

 

Сертотмас үрдәк Хуҗаны эзләүне дәвам итә. Каршысына көлтәдәй койрыклы бер Төлке килеп чыга.

 

Сертотмас үрдәк. Багалмакай, матур апакай, минем Хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте дә  бар иде.

Төлке. Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! Янында кәкре койрыклы эте дә  бар иде. Әйдә, алып барам!

 

Төлке Сертотмас үрдәкне үз оясы янына алып кайта. Анда төлке балалары уйнап йөриләр.

 

Төлке балалары. Әни, безгә азык алып кайттыңмы?

Төлке. Менә, бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк .

(Сертотмас үрдәк эшнең нәрсә дә икәнен аңлап кача)

Төлке балалары (елый башлыйлар). Безнең ашыйсыбыз килә

Төлке. Хәзер, бәбкәләрем, авылга барам, берьюлы берничә үрдәк алып кайтам!

Автор. Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә Хуҗа кайткач инде, аларны дус булып яшәргә күндергән.

 

Залга Хуҗа  артыннан тезелеп кош- кортлар, җәнлекләр тезелеп керәләр.

 

Автор: Менә шуның белән әкият тә тәмам. Ә сезгә киңәшем шул: Сертотмас үрдәк кебек булмагыз, серләрегезне саклый белегез! Таныш булмаган кешеләргә өйдәге хәлләрне сөйләмәгез.Берүк игътибарлы булыгыз.

Рольләрне башкардылар:

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный Дом культуры» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна