«Моң елгасы»
Шагыйрь һәм прозаик Нияз Акмал (Нияз Рәшит улы Акмалов) 1954 елның 14 февралендә Татарстанның Сарман районы Каташ-Каран авылында укытучылар гаиләсендә туа. Нияз башлангыч мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлый, аның беренче шигырьләре район газетасында, алтмышынчы еллар уртасыннан республиканың үзәк матбугатында — «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Ялкын» журналында һәм яшь язучыларның күмәк җыентыкларында басылып чыга. Ул шулай ук повесть, поэма кебек катлаулырак жанрларда да каләмен сынап карый, бер үк вакытта район газетасының иң актив язышкан хәбәрчеләреннән берсе булып таныла. 1986 елда Н.Акмалның лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган «Учак» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга. Шул уңайдан китапханәдә китап күргәзмәсе төзелә, китапханәче китап укучыларны шагыйрнең тормышы һәм иҗаты турында таныштырп үтә. Китаплары укучыларга тәкъдим ителә. Н. Акмалның шигырьләре ихласлылыгы, эчкерсезлеге белән үзенә җәлеп итә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.