Мирасы-халык кунелендэ.
Ярый, бара торгач, мин дә бер теләгемә ирешәм, ахрысы!
— Алмачуар тай булмас, — дип җырлыйлар.
Бу юк сүз икән!
Алмачуар тай була, тик колын гына булмый икән.
Дөньяны күп күргән, күп елкы асраган картлар колынның да, туганда башка төстәрәк булса да, әзрәк үскәч, алмачуарга әйләнәчәген алдан беләләр икән.
Туры бурлы булып туган кайбер колыннарның сабыйлык йоны бераздан соң, җир өстенә сибелгән ак чәчәкләр яисә ак йөзгә чыккан матур кара миңнәр кебек, тәңкә-тәңкә булып чуарлана башлый.
Миңа, күп куйганда, җиде-сигез яшь булгандыр, әллә нинди коточкыч кара йөзле, усал елтыр күзле бер башкорт һич көтелмәгән җирдән үзенең кара бурлы, матур, зур симез биясен безгә бүләк итте, — алай-болай гына түгел, үз кулы белән йортыбызга китерә, капка төбендәге зур ташка утыра да кешеләр алдында дога кылдырып бирә.
Авыл халкы бу эшкә башта аптырап калалар: ни сәбәптән бу тирә-якка усаллыгы, саранлыгы белән даны чыккан явыз көрәшче Әлемгол тик торганда, үзенең гомерлек дошманы Хафизга (безнең әткәйгә) бер бия китереп, фатыйха кылдыра?!
Эштән чыккан бер мал булса, тагы бер хәл иде! Биясе нәрсә бит: бөтен тирә-якта дан тоткан ике алмачуар чабышкының анасы! Җитмәсә тагы карынында бер колын бар!
Мондый бер хәл һичкемнең башына сыя алмый. Безнең күрше карчык Фатыйха әби башкорт баһадирының үз күзе алдында ук:
— Балалар, бу эш хәерлегә булмас! Моның астында берәр хәйлә бардыр, — ди.
Безнең кардәш Сафа карт та, ак сакалын сыйпап, бу сүзне куәтләп куя:
— Китапча итеп әйтсәң инде, — ди, — мин әйтәм, ди, таштан су чыгар, усак агачы алма бирер, ди, Әбүҗәһел иманга килер. Әмма, ди, Әлемгол бай, ди, бу данлыклы бияне карынындагы колыны белән тиктән-тик Хафизга китереп бирмәс, монда берәр этлек юкмы икән, балалар, — ди.
Башкорт боларның һәммәсен тыныч кына тыңлап тора да, бераз елмаеп, кара күзләрен тагы ныграк елтыратып, үзенең хәлен сөйләп бирә.
Ул сөйләгәч, халыкның аптыравы шатлыкка, хәер- догага әйләнә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.