«Наркотикулар, тәмәке һәм спирт -зыян»
Урамга үзләре генә чыгып йөри башлагач, азмы-күпме мөстәкыйль тормыш башлангач, 12-15 яшьләрдә балалар, башкаларга ияреп, төрле начар гадәтләргә өйрәнергә мөмкин. Наркотиклар белән кызыксынган баланы бу гамәлгә этәргән сәбәпләр: әти-әнисе белән уртак тел таба алмау, ниндидер стресс кичерү, аз керемле гаиләдән булу, үз-үзенә ышанмау, үзен бәяләмәү, иртә җенси тормыш белән яши башлау, наркоманнар белән аралашу. Яшьләр арасында киң таралган спайслар бик арзан тора. Аларны күпләр наркотик дип тә санамый. Тик менә спайсларның азагы шактый аянычлы, аларга бәйлелек теләсә нинди наркотиктан да тизрәк барлыкка килә. Һәр наркотик кеше өчен зыянлы һәм бәйлелек тудыра. Ныгып бетмәгән бала организмы өчен бигрәк тә куркыныч. Спайс психикага нык тәэсир итә. Нерв күзәнәкләренә зыян килә, кеше үзенә кул салу турында уйланырга мөмкин. Баланың укуы начарлана, кайсылары үз эченә бикләнә, тормышның яме бетә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.