«Җанны эретерлек сүзләр бар»
Татар халкы гомер-гомердән тапкыр сүзгә сокланган, язучы исемен йөрткәннәргә хикмәт иясе санап караган. Рифат Җамал шигырьләрен укыган һәр кешегә, авторы уе йөгерек чичән, күпне күргән ир заты булып күзаллана дип фаразлыйбыз. Халык иҗатына якын торган әлеге әсәрләр барлык укучыга да аңлаешлы һәм якын, чөнки аларның көндәлек яшәешен, уй-фикерләрен үткен, җыйнак чагылдыралар, күпләр кичергән тормыш тәҗрибәсенең нәтиҗәсе буларак яңгырыйлар. Рифат Җамал -кыска шигырьләр остасы. Мондый формада язганда, хискә, кичерешләргә урын да юк сыман.Ләкин, Р.Җамалның кыска гына шигырьләрен укыгач, күңелдә кайчак ниндидер аңлатып булмастай моңсулык кала.Коры фикер хисне уята! Шигьриятнең бер могҗизасы түгелмени бу?! Китапханәдә Рифат әфәнде Җамал белән әдәби-музыкаль очрашу булачак. Килми калмагыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.