Гаилә дөньяның төрәге
Гаиләм — табынлы түрем,
Гаиләм — назлы серем.
Гаиләм — бөтен бер дөнья,
Гаиләм — туган телем.
Гаилә — җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Гаилә — баланың төп тәрбиячесе. Гаиләнең төп бурычы — балалар тәрбияләү. Ул шуның өчен төзелә дә. Бала тирә-якны танып белергә иң башлап гаиләдә өйрәнә. Гаилә аша урамга, олы дөньяга чыга. “Оясында ни күрсә, очканда шуны күрер” дигән мәкалебез дә шуннан килә. Һәркем баласын итәгатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле, ихтирамлы итеп тәрбияләргә тели. “Балаларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр. Аның юлы исә… яшь вакытлардан башлап, яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш ата вә ана өстендә иң олуг бурыч”, — дигән мәшһүр мәгърифәтче-педагог Р.Фәхретдинов.
Гаилә. Нинди күркәм, күңелгә йомшак сүз бу! Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә — Гадел, Акыллы, Ихтирамга Лаек Әти-әни дигән сүзләр җыелмасы ул. Димәк гаиләнең ныклы, тотрыклы булуы өчен әлеге төшенчеләрнең камил рәвештә булулары шарт.
Сведения предоставлены организацией Апастовское МБУ «ЦКС» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.