«Яңа китап-яңа белем»
Даими рәвештә ел дәвамында китапханәгә яңадан яңа, матур рәсемле, эчтәлекле китаплар кайтып тора. Китап укучыларыбыз һәрвакыт яңа кайткан китаплар белән кызыксынып торалар. Китапханәдә яңа кайткан китаплар буенча китап күргәзмәләре оештырыла. Быел гына кайткан өр-яңа китапларыбыз, «Яңа китап-яңа белем» дип исемләнгән китап күргәзмәсе үз укучыларын китапханәбездә көтеп кала. Китап кадерен белгән укучыларыбыз тагын да ишәйсен иде. Китапханәләребезгә рәхим итегез!
Китап — киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма син,
Керле кулың белән аны
Беркайчан да тотма син.
Ул яратмый пычракны-
Керне, тузанны, тапны,
Саф, керсез күңелең белән
Бик чиста тот китапны.
Көн дә укы син аны:
Китап — якын дустың ул,
Синең сорауларыңа
Җавап биреп торыр ул!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.