«Батырлык җырчысы»
Фатих Кәрим Башкортостан җирендә, хәзерге Бишбүләк районының Ает авылында яшьли сукырайган Әхмәтвәли мулла гаиләсендә туа. Балачактан ук гыйлемгә тартыла. 13 яшьлек Фатихны абыйсы Бәләбәй педагогия техникумының әзерлек курсларына урнаштыра. Ф.Кәрим 15 яшендә Казанга килә, җир төзү техникумына укырга керә, беренче шигырьләрен бастыра. 25 яшендә СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. 1937 елның 29 декабреннән алып 1941 елның 3 декабренә кадәр, нахакка гаепләнеп, Архангельск, Печора лагерьларында яшьлек елларын үткәрә. Ун елга хөкем ителгән шагыйрьне дүрт елдан соң, гаепсез икәнлеген танып, тулысынча аклап иреккә чыгаралар. Аннан соң ул, Ватанын фашизмнан азат итү өчен, сугышка китә. 1945 елның 19 февралендә һәлак була. Фронтовик шагыйрь Калининград өлкәсендә күмелгән.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.