«Яңа газета-журналлар сезне көтә»
Яңалыкларны яратмаган кеше бармы? Әлбәттә, юк. Безне кызыксындырган барлык яңалыклар турында газета-журналлар сөйләячәк. Китапханәбезгә яңадан-яңа газета-журналлар һәрдаим кайтып тора. 20 гыйнвар көнне авыл китапханәсендә «Яңа газета-журналлар сезне көтә» — мәгълүмат сәгате узачак. Бу көнгә шул ук исемдәге күргәзмәгә дә күзәтү ясалачак. Күргәзмә өчен вакытлы матбугат төрле яшь категорияләрендәге кулланучыларның укучылар ихтыяҗларыннан һәм мәнфәгатьләреннән чыгып сайлана.Газета һәм журналлар укучыларга дөньяда булган һәрнәрсә турында оператив мәгълүмат бирә. Китап, газета — журналлар — кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапханәдә һәркем үзенә ошаган газета һәм журналлар табачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.