Китап күргәзмәсе: «Җырлы балачак истә мәңге калачак» Г. Зәйнашева.

Событие завершилось
6+

Шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварында Татарстанның Тукай (элекке Сарман) районы Иске Теләнче авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Авыл халкың күмәк хуҗалыкларга көчләп берләштерү чорында, 1930 елда, гаиләләрне кулак сыйфатында авылдан сөргәндә, әти-әниләре, ике яшьлек Гөлшатны өлкәнрәк башка балалары белән берлектә ерак юлга алып чыгарга җөрьәт итмичә, аны күршедәге Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында яшәүче, әтисе ягыннан туган апасы тәрбиясенә биреп калдыралар. Гөлшатның бала чагы шул авылда уза, шунда ул башлангыч мәктәпне, күрше Хуҗамәт авылына йөреп җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары укуын Минзәлә педагогия училищесында дәвам иттерә. 1945-1949 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып, аны югары дәрәҗәле диплом белән тәмамлап чыккач, Г.Зәйнашева хезмәт юлын башлый: әүвәл берникадәр вакыт Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире, аннары унбер елга якын (1952-1963) Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә мөхәррир булып эшли. 1964-1965 елларда ул янәдән радиокомитетта — музыкаль тапшырулар мөхәррире хезмәтендә. 1965-1966 елларда Г.Зәйнашева Татарстан язучыларының Матбугат йортындагы Г.Тукай исемендәге клуб директоры, ә 1973 елдан алып 1983 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының кадрлар бүлеге инспекторы вазифаларын башкара. Шуннан соң ул профессионал язучы сыйфатыңда әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Г.Зәйнашеваның беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре, җырлары, эстрада әсәрләре һәм үзешчән драма коллективлары өчен язган бер пәрдәле пьесалары илленче елларның ахырларында көндәлек матбугатта һәм «Күңелле сәхнә», «Мәктәп сәхнәсе», «Эстрада», «Клуб сәхнәсе» кебек күмәк җыентыкларда басылып чыгалар. Шул елларда «Рамай» исемле беренче зур күләмле пьесасы бик күп халык театрлары сәхнәләрендә куелып уңыш казана. 1958 елда яшь авторның «Тыңларсыңмы җырларымны» исеме белән лирик шигырьләре тупланган беренче китабы дөнья күрә. Тулаем алганда, 1957-2005 еллар арасында авторның төрле әдәби жанрларга караган ике дистәдән артык китабы басылып чыга.

Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна