Книжная выставка.Авылымнын сайрар былбылы.
Беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырь, җыр, эстрада әсәрләре, үзешчән драма түгәрәкләре өчен язган бер пәрдәле пьесалары — вакытлы матбугатта, «Күңелле сәхнә», «Мәктәп сәхнәсе», «Эстрада», «Клуб сәхнәсе» кебек күмәк җыентыкларда басылып чыккан. Зур күләмле «Рамай» пьесасы халык театрлары сәхнәсендә уңыш казана. 1958 елда лирик шигырьләре тупланган «Тыңларсыңмы җырларымны» исемле беренче китабы дөнья күрә. 1958-2005 елларда авторның төрле жанрда язылган ике дистәдән артык китабы басылып чыккан.
Г. Зәйнашева җыр өлкәсендә актив иҗат иткән. Халык җырлары традицияләрендә язылган, мәхәббәт, туган җир, табигать, яшьлек темаларына багышланган лирик шигырьләре халыкчан гадилеге, ритмик төзеклеге, матур чагыштыруларга бай булуы белән аерылып тора, җырлары үзешчән һәм һөнәри җырчыларның озак еллар башкара торган репертуарына кергән.
Драматургия өлкәсендә дә актив иҗат итә. «Бәхет кошым», «Кем гүзәл ?», «Ирексездән әрәмтамак», «Рамай», «Яшел сукмак» һ. б. драма-комедияләре Минзәлә һ. б. татар театрлары сәхнәсендә уйнала. «Гайфи бабай, өйлән давай!», «Җаным жәл түгел сиңа» комедияләре Тинчурин театры сәхнәсендә уңыш белән бара.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.