Әдәби сәяхәт
Шагыйрь, прозаик, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш (2018) исемендәге премияләр иясе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе (2021), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе
Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин (Факил Әмәк) 1954 елның 2 гыйнварында Татарстан Республикасының Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. Мөслим районы Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда механизатор булып эшли. Минзәләдә шоферлык һөнәрен үзләштерә. 1972–1974 елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, районның «Михайловка» совхозында — комсомол оешмасы сәркатибе, бераз соңрак Иске Карамалы Мәдәният йорты директоры вазифаларын башкара.
Ул балалар әдәбияты өлкәсендә дә актив эшли. Чаллы шәһәрендә нәшер ителеп килүче «Көмеш кынгырау» газетасында баш мөхәррир вазифасын башкара.1999 елда әдип «Биек тауның башларында» дигән романы өчен, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.
Ф.Сафин 1999–2002 елларда «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе белән җитәкчелек итә.
1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.