Шашка-шахмат ярышлары
Шахмат ул — иң матур уен төрләренең берсе. Аны комбинацияләрне белгән, аңлый торган кешеләр генә уйный ала. Шахмат уйный белгән кеше бернинди катлаулы хәлләрдә дә югалып калмый, зиһенле һәм аек акыллы булып кала. Россия — шахмат уены киң таралган һәм бик күп көчле шахматчылар тәрбияләп үстергән ил.
Шашка уены безнең чорга бик борынгы дәверләрдән килгән. Хәзер бу уен спорт төрләренең берсе булып санала. Физик сыйфатларны түгел, ә күбрәк акыл үсешенә тәэсир итә торган булганга, балалар да аны спорт дип түгел, ә уен дип саный.Шашка уйнау логик фикерләү сәләтен үстерә, зиһенне чарлый, фикер туплауга ярдәм итә, басылып утыруны таләп итә һәм шул сыйфатны тәрбияли.Иң мөһиме, бу уен хәтерне яхшырта. Уенның нәтиҗәсен һәркем үз уңышында күрергә теләде. Әмма, билгеле, җиңүчеләр күп булмый.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.