Книжная выставка: «Язмышларга буйсынмас җаннар»
Һәр елны 3 декабрь — Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Кеше гомере — диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү көче алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе, яшьнисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин. Бу әһәмиятле дата уңаеннан, Иске Әнҗерә китапханәсендә “Язмышларга буйсынмас җаннар …”дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылачак .Китап күргәзмәсендә язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны яраткан көчле рухлы максатчан кешеләребез — инвалид шагыйрьләр иҗат иткән китаплар белән танышырга мөмкин.
Янәшәбездә булган шундый кешеләргә һәрчак игътибарлы булыйк, күңел авазларын ишетергә тырышыйк!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.