«Туган якка кайтышлый»
10 декабрь көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә мәгълүмат сәгате узачак. Быел татар язучысы, тәнкыйтьче һәм галим Ринат Мөхәммәдиевның тууына 75 яшь тулачак.
Узган гасырның җитмешенче еллар ахырларында Р.Мөхәммәдиев, тәнкыйди иҗат эшчәнлеген дәвам итеп, әдәбиятның проза жанрында да каләмен чарларга керешә. 1979 елда аның нәниләр өчен «Яңа елга күчтәнәч» җыентыгы басылып чыга, ә тагы берникадәр вакыттан соң «Беренче умырзая» (1983), «Ак кыялар турында хыял» (1985), «Истәлек өчен Гыйлемханга» (1986) исемле лирик повестьлары һәм бер төркем хикәяләре иҗат ителә. 1989 елда исә ул үзенең беренче күләмле әсәрен — «Кенәри — читлек кошы» исемле романын язып тәмамлый.
Татар һәм туган як әдәбияты бүлегендә Р. Мөхәммәдиевның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшлиячәк. Сезне әдәби чарага көтеп калабыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.