«Әнием йөрәк тибешем»
Әни, әнием, әнкәй! Төрле телдә әйтелгән иң изге сүзләр, иң кадерле сүзләр, иң матур сүзләр, иң газиз сүзләр. Сабый баланың теле дә “әннә” дип ачыла бит. “Әнием” — күңелгә иң якын сүз. Күпме мәгънә, күпме мәрхәмәтлелек һәм җылылык салынган бу сүзгә. Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә, сүзен тыңларга, ышанычлырын акларга үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк. Җир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләр — ул безнең әниләребез. Әниләргә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү, өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт белән карарга, ярдәм итәргә әзер булырга күнектерү максатыннан 2 8 ноябрь көннеОлы Мәтәскә авылы китапханәчесе “Әнием йөрәк тибешем”дип исемләнгән мәдәни чара оештыра. Чарада укучылар әниләр турында шигырьләр сөйләячәкләр.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.