«Гомеремне яңадан башласам»
Шигырь- кешенең күңел дөньясыннан, эчке халәтеннән чагылган бер нур. Башкаларга игътибарлы булып, тирә-юньдәгеләр язмышы, аларның тормыш-көнкүреше, хис-кичерешләре, гомумән, кешелек хәяты турында кайгыртып, борчылып яшәүчеләрне гамьле кешеләр дибез. Тормыш-чынбарлыктагы күренешләрне уңай якка үзгәртергә омтылып, дөньяны, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне күркәм, гүзәл итү хыялы белән янып яшәүче Марс Хафизовның шигырьләре дә нәкъ нур белән өретелгән булулары аркасында, бер укуда ук күңелгә уелып кала, уйланырга, фикер йөртергә, нәтиҗәләр ясарга этәрә. Марс әфәнденең тематикасы төрледән-төрле. Кайсы гына шигырен укысаң да, язганнарының эчтәлекле икәненә инанасың. Чөнки ул язучы дигән исемгә лаек булган кешенең җәмгыять алдындагы җаваплылыгын тоеп яза.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.