Подарок маме
безнең өчен иң кадерле, иң газиз, иң матур булган сөекле әниләребез. Һәр нәрсәнең үз матурлыгы бар. Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, ә җирнең матурлыгы-аналарда. Аллаһы тәгалә аналарны җир йөзендә иң изге затлар итеп яраткан. Бары тик аналарга гына шундый киң күңел, зур йөрәк, ихлас сөю биргән. Юкка гына халык “Әтиең уеңда булса, әниең учыңда булсын” димәгән. Безнең сөекле әниләребез! Без сезне ихлас күңелдән Әниләр көне белән котлыйбыз. Нәни йөрәкләребездән ташып чыккан иң матур сүзләрне, теләкләрне бары сезгә-әниләргә әйтәсебез килә. Әниләр! Сезнең гүзәллекне, күркәмлекне, сабырлыкны, яратуны берни белән дә чагыштырып булмый. Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез — барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән — сезнең өчен. Йөзләрегездән елмаю китмәсен, саулык сәламәтлек белән, балаларыгызның бәхетенә, кадер хөрмәтенә уралып, кайгы –хәсрәтләрсез, рәхәт яшәгез. Әниләр көне белән сезне, кадерлеләребез!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.