Яна елны котэ йорэклэр! Яна елны каршылау кичэсе.

Событие завершилось

1.Хәерле кич, хөрмәтле дуслар, туган нигезләрен сагынып кайтучы кунаклар! Яңа ел белән сезне!

2.Бусагадан атлап керергә әзер торган  2024 нче ел котлы булсын. Зур сөенечләр, иминлек, беркайчан да бетмәс бәхетләр алып килсен!!! 

1.Күңелләргә нур өстәп, иң матур көннәре, игелекле, бәрәкәтле эшләре белән 2023 нче ел илебездән китә. Яңа елга кергәндә без гадәт буенча иске елда узган юлга әйләнеп карыйбыз…

2.Кар болытын җилләр сүтеп бара,

Ел арты ел шулай үтеп бара.

Уралса да уйлар ак хыялга,

Уза гомер, уза, атлый алга.

1.Ярдан дулкын каккан көймә кебек,

Бер ел чикте дисбе төймә кебек.

Чигәләргә сылап карның агын,

Бер ел шулай узып китте тагын… 

Концерт номеры......

(Уен или Жыр)

2.Петр 1 фәрманы белән Яңа ел 1700 нче елда 1 гыйнварда үткәрелә башлый. Яшебез ничә дә булса да, 8 яшьтәме, 18 дәме, 50 дәме, 70 тәме, мөһим түгел. Яңа елга зур өметләр баглый. Кышның салкын айларында үтүенә карамастан бу бәйрәмне чиксез яратабыз, котеп алабыз.

1.Димәк, бәйрәм җыр — биюсез, әлбәттә инде, уеннарсыз булмый…

Хәзер сәхнәгә кызыклы уенга чакырам. Чама белән 5 кешене.

ничек 
Уен: Кайберәүләрнең перчатка белән капчыкка… кар тутырганнары бар, ә менә шырпы кабына шырпы тутырганнары бар микән? 

Перчатка белән шырпы тутыру уены. 

2.Ап — ак карлар ява бурап — бурап,

Уй — гамьнәрем кайта урап — урап,

Урап кайта б ә х е т көткәннәргә,

Китеп бара ерак үткәннәргә. 
Бурап — бурап ап — ак карлар ява,

Аклыклары күңелләргә дәва.

имин юллар гына

Концерт номеры ….

Кадерле дуслар эйдэгез эле бездэ узебезчэ татарча берне оздереп биеп алыйк.

татар биюе  башкарыла, биюгә тамашачылар да чакырыла.

2.Дуслар, үзенең Кар кызын ияртеп, яраткан җәнлекләрен, н и к т ер, үзе белән алмыйча, мәңге яшь Кыш бабабыз да килеп җиткән. Әйдәгез аларны кул чабып каршы алыйк…

Рәхим итегез, Кыш бабай. Кар кызы, Яна ел!

Кыш бабай. Исәнмесез, улларым, кызларым! Исәнмесез, килгән кунаклар! Котлы булсын Яңа еллар! Яңа ел сезнең барыгызга да бәхет, шатлык, сәламәтлек алып килсен. Күңелләрегез мәңге яшь булып калсын! Юлда килгәндә бик арыдым. Мин бераз утырып ял итеп алыйм, ә кызым син сөйли тор. 

Кар кызы. 

Дуслар җыелды кичәгә, 

Балкый бәйрәм утлары! 

Дөнья якты! Бу галәмнең 

Җырлаган минутлары! 

Сөен, күңел! Уйна да көл, 

Килде бәйрәм сәгатең 

Куансыннар картлар, яшьләр, 

Белеп шатлык сәгатен!.. 

2.Йә, рәхим ит, Яңа ел, төкле аягың белән. 

Яңа ел. Исемем минем — Яңа ел 
Мин бәхет таратучы. 
Җир йөзендә һәр нәрсәне 
Өзелеп яратучы. 
Сезне өзелеп сагынганга 
Килдем мин яныгызга. 

Бәхет, шатлык, сәламәтлек 

Телим мин барчагызга. 

Үз илемдә, үз телемдә 

Бәйрәм белән котлыйм Сезне. 

2024 нче елның 

Имин булсын һәрбер көне 

2.Рэхмэт амин шулай булсын, эйдэ эле яна ел оздереп берне биептэ курсэт.

(яна ел биюе)

1.Кыш бабай, син ял ит, без сиңа үзебезнең чыгышыбызны күрсәтеп китик әле. 

Кон.номер.1. Жыр 
2.Уенга рэхим итегез дуслар.Кыш бабай белән берлектә “Фикер йөртү” уены 5-6 кешене чакырабыз. Әйдәгез, Кыш бабай киткәнче аның белән уйнап калыгыз.  

Кыш бабай, уен синнән башлана. Үз гомереңдә күп җирләрдә йөрдең, янәшәңдә һәрчак г ү з ә л зат — Кар кызы булды. Син үзең яратып дәшкән иң матур хатын — кыз исемен әйт әле. (Кыш бабай яраткан хатын кыз исемен әйтә. Калганнар чират буенча соңгы хәрефтән башланган хатын-кыз исемен әйтәләр. Кем әтә алмый –шул уеннан чыга бара.Азаккы кеше җиңүче була.) 

-Маскалар керә. (киенеп килучелэр булса)

1. Менә Кыш бабай адаштырып калдырган җәнлекләрең дә килеп җитте.

— Әйдәгез, хәзер Кыш бабай белән Кар кызын үзенең якыннары белән биетеп алыйк.

Бию көе куела. 

2.Кыш бабай, еллар гасырларга тупланса да, дәртең, яшьлегең һаман арта гына бара. Күңелгә чиксез өметләр, ышаныч, җирдә яшәргә көч бирәсең. Рәхмәт сиңа. Киләсе елларда да сине шулай көтеп алсыннар.

Бию Кыш бабай. Улларым, кызларым! Сезнең белән бәйрәм бик күңелле булды. Безнең китәр вакытыбыз да җитте. Мин сезнең янда үземнең оныгымны — Яңа елны калдырам. 2020 нче елда барыгыз да аның белән дус булырга тырышыгыз. Яңа ел илебездәге тынычлыкны сакласын, барыбызга да сәламәтлек алып килсен. Оныгым, син кайда кил бирегэ сүз хәзер сиңа.
Кыш бабай белән Кар кызы чыгалар. 
 1.Әйдәгез, безгә өр яңа ел калдырган, күңелле бәйрәм мизгелләре бүләк иткән Кыш бабай белән Кар кызын алкышлап озатыйк. Сау булыгыз.

2.Чираттагы уенны тәкъдим итәбез.  (жебегэн)

1.Яңа елда исән — мул тормышка

Аяк бассак иде, йа Рабби!

Кил, Яңа ел, изгелегең белән

Явызлыкны беркем яратмый. 


2.Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын.

1.Хөрмәтле дуслар, кунаклар, бүгенге бәйрәм кичәсендә актив катнашканнар!.. Якынлашып килүче 2020 нче елда барыгыз да сау — сәламәт булыгыз. Кышкы аклыкка. Язгы сафлыкка, җәйге җылылыкка, көзге муллыкка сөенеп, тормыштан тәм табып, өмет белән яшәгез. Кайгы — хәсрәтләр, борчу — мәшәкатьләр сезне ерактан урап узсын. Яңа елда гына түгел, ә ел буе кәефләрегез һәрвакыт күтәренке булсын.  Сау булыгыз!


Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный Дом культуры» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна