Кыш бабайны туган көне белән котлап хат язу.
Балаларга кыш бабайның тарихы белән таныштырып узу, аларның төрле илдә төрле исем әйтелешләрен аңлату. Кыш бабайның туган көнен һава торышы суытуына карап ачыклаганнар. Нәкъ менә 18 ноябрь көнне Бөек Устюгта, Кыш бабайның өендә, зәмһәрир салкыннар башлана. Ә менә бабабызның яше турында бәхәсләр һаман бара. Төгәл яшен әйтеп бирмәсәләр дә, белгечләр ышандыруынча Кыш бабай бик карт инде — аңа 2000 яшьтән артык икән!
Кыш бабайның туган көнен ел саен зурдан кубып үткәрү гадәте бар. Ул көнне аңа котлаулар, матур теләкләр юллыйлар. Тәбрикләргә дөньяның төрле почмагыннан «туганнары» да килә: Америкадан Санта Клаус, Финляндиядән Йоулупукки, Япониядән Одзи-сан һәм башкалар. Әлбәттә, оныгы Кар кызы да бабасын котларга килми калмый. Бу көнне Бөек Устюгта зур чыршы урнаштыралар, аның тирәли әйлән-бәйлән уеннар оештыралар һәм бәйрәм утларын кабызалар. Шул рәвешле, көтеп алынган Яңа ел бәйрәменә әзерлек башлана.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.