Язучы Гадел Кутуйның тууына 120 ел
Гаделша Кутуев 1903 елның 28 ноябрендә Сарытау губернасының Күзнәй өязе. Татар Кынадысы авылында мул тормышлы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылындагы мәктәптә ала. 1912 елда әтисе Нурмөхәммәт, игенчелек эшен ташлап, гаиләсе белән Самар губернасы Алексеевка дигән авылга күченә һәм бертуган Кутуевларның күн заводында эшли башлый. Гаделша шунда рус мәктәбендә укуын дәвам иттерә. 1917 елда бертуган Кутуевлар 4 гаилә бергә Самар шәһәренә күчеп киләләр. Булачак язучының белем алуы һәм әдәби сәләтенең ачылып китүе өчен монда шартлар тагын да уңайлана төшә. Мәктәптә укуы белән бергә ул шәһәрдәге мәдәни клубларның берсендә рус язучысы Александр Неверов оештырган әдәби түгәрәккә йөри, рус телендә өйрәнчек беренче шигырьләрен яза, ныклап торып шул чордагы яңа рус поэзиясе, аерым алганда, Владимир Маяковский иҗаты белән якыннан таныша.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.