Танып-белү сәгате «Икмәк- табын кояшы»
Яз җитә, карлар эри, авылда эшләр башлый
— Игенчеләр тракторларын, чәчкечләрен, комбайннарын чәчүгә әзерли.
— Амбарда орлыкларның тишелешен тикшерәләр.
— Җир җылынгач басуны нәрсә эшкәртә? Сезгә табышмак:
Ат түгел, кешнәми,
Йөз аттан ким эшләми.
Үзе йөри тыр да тыр.
Йә, бу нәрсә, кем әйтер? (Трактор)
— Әйе, балалар. Игенчеләр тракторларда җирне сөрәләр.
Шуннан иң җаваплы эш башлана — орлык чәчү.
“Җирең нинди булса, икмәгең шундый булыр” диләр иде борынгылар. Игенчеләр бодайлар күмелсен, тигез ятсын дип кәтүклиләр, тигезлиләр.
— Ә чәчкән орлыкларга үсәргә нәрсә ярдәм итә?
(Балалар җавабы)
— Мин сезгә табышмак әйтәм .
Ул булса, көн була,
Ул булмаса, төн була. (Кояш).
— Кояш орлыкларга ничек ярдәм итә? Безгә кем сөйли алыр? Орлыкларга тагын кемнең ярдәме кирәк? Табышмак әйтәм, тыңлагыз.
Күктән килде, җиргә иңде. (яңгыр).
— Орлыкларга яңгырның ярдәмен берәрегез аңлата алырмы?
Табышмак әйтәм тыңлагыз.
Кулсыз-аяксыз, тәрәзә кага. (Җил).
— Сез дә табышмаклар белмисезме? Кем белә, әйтеп карасын.
— Игенчеләрнең ярдәмчеләре: кояш, яңгыр, җил. Алардан башка бер генә үсемлек тә үсә алмый.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.